news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районында яшәүче гаиләне “Без бергә” фестиваленең финалына чакырганнар

Финалистларның тулы исемлеге фестивальнең зона этаплары тәмамлангач билгеле була.

Чирмешән районында яшәүче гаиләне “Без бергә” фестиваленең финалына чакырганнар
Ләйләгөл Мохсинова

(Чирмешән, 4 апрель, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). "Без бергә" халык иҗаты Республика балалар сәнгать фестиваленең зона этабында Чирмешән районы тәкъдим иткән халык-гамәли иҗаты күргәзмәсе югары бәя алып, фестивальнең финалына чакырылган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Район мәгариф бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Флера Рәхимҗанова әйтүенчә, Зәйдә узган әлеге чарада районнан йөзгә якын кеше катнашкан. Бәйгедә төрле номинацияләрдә укучылар гына түгел, ә гаиләләр дә чыгыш ясаган.

Сосновка авылыннан Прокопьевлар “Гаилә гореф-гадәтләре” номинациясендә балчыктан ясалган кул эшләнмәләре күрсәткәннәр, такмаклар башкарган. Алар фестивальнең финалына да барачак.

Финалистларның тулы исемлеге фестивальнең зона этаплары тәмамлангач билгеле була.

news_right_1
news_right_2
news_bot