news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районында янгын нәтиҗәсендә мунча янган һәм йортка зыян килгән

Янгын сәбәбе - морҗаның төзек булмавы.

(Казан, 24 декабрь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән"). Чирмешән районы Иске Элмәле авылындагы бер хуҗалыкта мунча янган. Ут өйгә янкорма итеп төзелгән мунчадан өй түбәсенә дә күчә һәм аңа зыян сала.

Иртәнге якта чыккан ут казасын сүндерергә Ульяновкадан – бер, Чирмешәннән ике янгын сүндерү машинасы җибәрелгән. Алар килеп җиткәндә, мунчаның эче яна, ут өй түбәсенә үрмәли торган була.

"Янгын иртәнге сәгать 9ларда сүндерелде. Ут мунча миче морҗасының төзек булмавы сәбәпле чыккан. Мунча да, өй дә иминиятләштерелмәгән, - ди районның янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Андрей Фомин. – Сүз уңаеннан, быел районыбызда уналты янгын булды, шуларның дүртесенең сәбәбе -мичләр һәм морҗаларның төзексезлеге". 

news_right_1
news_right_2
news_bot