news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районында ялган аракы сатучыга утыз мең сум штраф салганнар

Тикшерү барышында, аның авылдашына ярты литрлы пластик шешәдә 100 сумга спиртлы эчемлек сатуын ачыклаганнар.

(Чирмешән, 9 октябрь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Гөлсирә Шәрифуллина). Агымдагы елда Чирмешән район суды, Казанкада яшәүче Николай Никитинга, законсыз рәвештә спиртлы эчемлек саткан өчен, 30 мең сум штраф салган. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

Тикшерү барышында, аның авылдашына ярты литрлы пластик шешәдә 100 сумга спиртлы эчемлек сатуын ачыклаганнар. Суд утырышында Николай Семенович үз гаебен танымаган, әлеге эчемлекне бушлай бирдем, дигән. Никитин полиция хезмәткәрләренә шундый ук - этикеткасыз һәм акциз маркасыз 33 пластик шешәне ирекле рәвештә тапшырган.

“Астан“ сатылган продукция экспертизага җибәрелгәч, аның тормыш һәм сәламәтлек куркынычсызлыгы таләпләренә туры килмәеве ачыкланган, чөнки эчемлектә агулы микрокушылмалар табылган, нәтиҗәдә “эшмәкәргә” карата административ эш кузгатылган.

Законсыз спиртлы продукция саткан, Түбән Кармалка авылында яшәүче Надежда Денисовага һәм Лагеркадан Рудольф Журавлевка карата да суд 30ар мең сум штраф түләтү карары чыгарган. Алар көмешкә сатканда тотылганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100