news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районында ял лагерьлары эшли башлады

Кармыш мәктәп яны лагерында быел 25 бала 21 көн ял итәчәк.

(Чирмешән, 20 июнь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). 8 июньнән Чирмешән районында мәктәп балалары өчен җәйге лагерьлар эшли башлады, дип яза җирле басма.

Кармыш мәктәп яны лагерында быел 25 бала 21 көн ял итәчәк.

-Лагерьга 2-7нче класс укучылары йөри, - ди мәктәп директоры Гөлнур Якупова. -Алар өчен көн саен кызыклы чаралар оештырабыз. Төрле спорт уеннары, бәйгеләрдән тыш, экскурсияләр дә планлаштырылган. Чирмешәнгә музейга, бассейнга бару да күздә тотыла. Баларны өч тапкыр ашатабыз. Ата-аналардан җыелган акчаны балалар ихтыяҗына тотабыз: көнкүреш әйберләре, канцеляр товарлар, бүләкләр алабыз.

Районда “Кояшлы” ял лагеры да үз ишекләрен ачты, беренче сменага 45 бала килде. Җәйге каникуллар чорында биредә дүрт сменада 170 бала вакытын кызыклы итеп үткәрә алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot