Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Чирмешән районында яңа имам-мөхтәсиб сайланды
Имам-мөхтәсиб вазифасына кандидат буларак Рамил хәзрәт Ибраһимовны тәкъдим ителде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Кичә Чирмешән районында яңа имам-мөхтәсиб сайланды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мөфти киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров имам-мөхтәсиб вазифасына кандидат буларак Рамил хәзрәт Ибраһимовны тәкъдим итте. Имамнар каршында аны таныштырып, Равил хәзрәт аның күпьеллык уңышлы дини эшчәнлеген һәм хезмәт юлы үтүен әйтте.
Рамил хәзрәт Ибраһимов Чирмешән районы имам-мөхтәсибе итеп бертавыштан сайланды.
Равил хәзрәт Зөфәров яңа сайланган имам-мөхтәсибкә Татарстанда Ислам һәм өммәт үсеше өчен хезмәт итүдә уңышлар теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз