Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районында йөзү ярышларында җиңүчеләр ачыкланды
Ярышның төп кубогына кунаклар - Җәлил поселогы җиңүчеләре лаек булды.
(Чирмешән, 30 апрель, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Чирмешән районы Лашман авылында икенче ел рәттән элеккеге район җитәкчесе, авылдашлары Минсәгыйть Шакиров бүләкләренә йөзү буенча ярышлар узды. Бәйгенең быел үткәненә Кама арты районнарыннан 200 яшь йөзүче катнашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Ачык республика турнирында Әлки, Нурлат, Алесеевск, Яңа Чишмә, Зәй, Сарман, Мөслим, Ютазы, Урыссу һәм Җәлил поселокларыннан килгәннәр. Район данын исә ярышта Лашман мәктәбе укучылары - Фаиз Билалов шәкертләре яклады.
Бәйге кызлар, малайлар-егетләр арасында төрле йөзү стильләрендә узды. Командалар көчле. Шулай да Лашман мәктәбе укучылары: Алинә Миһманова ике дистанциядә ике икенче урынга лаек, Әмир Илалтдинов, Камилла Ким, Ләйсән Хәсәншина өченче урыннарга лаек булдылар.
Кызлар командасы эстафетада да призлы өченче урынга чыкканнар.
Ә ярышның төп кубогына кунаклар - Җәлил поселогы җиңүчеләре лаек булды. Гомуми нәтиҗәләр буенча, нурлатлылар - икенче, зәйлеләр өченче урында. Безнең йөзүчеләр 8 урынга чыкты.
Җиңүчеләргә Кубок, грамоталар, медальләрдән тыш, иганәчедән – акчлата бүләкләр дә бар иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз