Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районында волейбол чемпионатында җиңүче 15 мең сум акча белән бүләкләнәчәк
Оешмалар-учреждениеләр, авыл җирлекләре командалары арасында җиңүчегә тиешле 15 мең сумга 32 команда дәгъва итәргә тиеш.
(Чирмешән, 30 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Быел волейбол буенча Чирмешән районы чемпионатында 50 ләп команда көч сынаша. Ир-егетләр арасында тәүге уеннар башланды инде. Җиңүче команда 15 мең сум акчалата бүләк алачак. Бу турыла җирле басма хәбәр итә.
Районның яшьләр һәм спорт эшләре бүлегеннән хәбәр итүләренчә, ир-егет волейболчыларның финал уеннары 23 нче февральгә – Ватанны саклаучылар көненә билгеләнгән.
Оешмалар-учреждениеләр, авыл җирлекләре командалары арасында җиңүчегә тиешле 15 мең сумга 32 команда дәгъва итәргә тиеш. Икенче урын алучы командага – 10, ә өченчегә 5 мең сум бүләк - акча каралган.
Хатын-кызларның беренче уеннары исә 13 нче декабрьдә башлана, ә 8 мартта – Халыкара хатын-кызлар көнендә төгәлләнәчәк. Анда 18 команда ярышырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз