news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районында волейбол буенча чемпионат җиңүчеләре ачыкланды

Дүрт айга якын барган ярышларда 33 команда, 200 дән күбрәк кеше катнашты.

Чирмешән районында волейбол буенча чемпионат җиңүчеләре ачыкланды
nashcheremshan.ru

(Чирмешән, 1 март, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешәндә волейбол буенча район чемпионатында ир-егетләр арасында “Энергия”  командасы җиңү яулады, кубок һәм 15 мең сумга сертификат белән бүләкләнде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район мәдәният йорты спорт залында узган финал уеннарында дүрт команда: “Фортуна” (Ивашкино авыл җирлеге), “Утыз Имәни” (Яңа Кади авыл җирлеге), Чирмешән авыл җирлеге һәм “Энергия” (электр челтәрләре, күпфункцияле үзәк) көч сынашты.

Беренче һәм икенче урыннар өчен көрәш аеруча киеренке барды. Монда былтыргы чемпион – Чирмешән авыл җирлеге командасы “Энергия” командасы белән очрашты. Уен барышында исәп гел тигез барды. Соңгы минутларга кадәр кем отасын әйтү кыен булды.

Нәтиҗәдә, Чирмешән авыл җирлеге командасы электрчыларга бары тик берничә очко аермасы белән оттырып икенче урынга һәм 10 мең сумлык сертификатка ия булды. “Утыз Имәни” волейболчылары – өченче урында, аларга 3 мең сумга сертификат тапшырылды.

Чемпионатның иң яхшы уенчысы дип “Энергия” командасыннан Илгиз Гайнетдинов танылды.

Гомумән, дүрт айга якын барган ярышларда 33 команда, 200 дән күбрәк кеше катнашты.

Хатын-кызлар арасында уеннар әле дәвам итә. Җиңүчеләр 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан билгеле булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100