Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районында волейбол буенча чемпионат җиңүчеләре ачыкланды
Дүрт айга якын барган ярышларда 33 команда, 200 дән күбрәк кеше катнашты.
(Чирмешән, 1 март, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешәндә волейбол буенча район чемпионатында ир-егетләр арасында “Энергия” командасы җиңү яулады, кубок һәм 15 мең сумга сертификат белән бүләкләнде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Район мәдәният йорты спорт залында узган финал уеннарында дүрт команда: “Фортуна” (Ивашкино авыл җирлеге), “Утыз Имәни” (Яңа Кади авыл җирлеге), Чирмешән авыл җирлеге һәм “Энергия” (электр челтәрләре, күпфункцияле үзәк) көч сынашты.
Беренче һәм икенче урыннар өчен көрәш аеруча киеренке барды. Монда былтыргы чемпион – Чирмешән авыл җирлеге командасы “Энергия” командасы белән очрашты. Уен барышында исәп гел тигез барды. Соңгы минутларга кадәр кем отасын әйтү кыен булды.
Нәтиҗәдә, Чирмешән авыл җирлеге командасы электрчыларга бары тик берничә очко аермасы белән оттырып икенче урынга һәм 10 мең сумлык сертификатка ия булды. “Утыз Имәни” волейболчылары – өченче урында, аларга 3 мең сумга сертификат тапшырылды.
Чемпионатның иң яхшы уенчысы дип “Энергия” командасыннан Илгиз Гайнетдинов танылды.
Гомумән, дүрт айга якын барган ярышларда 33 команда, 200 дән күбрәк кеше катнашты.
Хатын-кызлар арасында уеннар әле дәвам итә. Җиңүчеләр 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан билгеле булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз