news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районында ВИЧ-инфекцияле 24 кеше исәптә тора

Алар арасында балалар да бар.

(Чирмешән, 23 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешән районы үзәк больницасында ВИЧ – инфекциялеләр даими контрольдә тора, андыйлар флюорография һәм лаборатор тикшеренүләр уза. Гадәттә, ВИЧлылар - эшсезләр, эчкечеләр, тәртипсез тормыш алып баручы кешеләр. Вакытында дәваланмаса, ВИЧ – инфекцияле авыруны СПИД кебек тагын да яманрак чир һәм үлем сагалап тора. Шуңа күрә бу афәтне кисәтү, аңлату эшләре алып бару бик мөһим.
Район үзәк больницасы белгечләре мәктәпләрдә, хезмәт коллективларында булып авыруның беренче билгеләре, аның кешегә йогу юллары һәм саклану чаралары турында лекцияләр укыйлар, сорауларга җаваплар бирәләр, дип яза җирле басма.

-Бүген күпләргә бер үк сорау тынгы бирми: ни өчен соң СПИД вирусы элек булмаган, ә бүген инфекция эләктерүчеләр саны зур тизлектә арта бара. Моны хәтта эпидемия белән чагыштырырга мөмкин, - ди район үзәк больницасы врач-эпидемиологы Альмира Гарифуллина. - ВИЧ-инфекция кешедән кешегә өч юл белән күчәргә сәләтле: кан аша (наркотиклар кулланган вакытта уртак шприцтан файдалану, зарарланган инструментлар белән татуировкалар ясау, чит кешенең шәхси гигиена предметларын куллану); сакланмаган җенси мөнәсәбәтләр вакытында; инфекцияле анадан баласына авырлы вакытта, тудырганда һәм күкрәк сөте имезгән вакытта.

ВИЧ чыганагы булып вирус йөртүче яки авыру кеше генә була ала. Аның канында, спермасында, селәгәендә, тиресендә, күз яшендә, күкрәк сөтендә, арка мие сыекчасында, органнарында, тукымаларында ВИЧ бар. Ләкин башка кешегә күчә торган ВИЧ канда, спермада һәм кайбер очракларда күкрәк сөтендә була. Бу вирус сәламәт кешенең тиресенә эләккән очракта аның канына үтеп керә алмый. ВИЧ кан салганда, органнар күчереп утыртканда, укол ясаганда (наркоманнар пычрак энә кулланганда), медицина инструментлары начар стерильләштергәндә күчәргә мөмкин. Ләкин ВИЧ, күп очракта, җенси контакт вакытында күчә.

Үбешү, уртак файдалану предметлары (ванна, туалет, уенчыклар, телефон трубкасы, акча), төчкерү, савыт-саба аша ВИЧ йоктыру расланмаган. Кан эчүче бөҗәкләр (черки, бет, борча) аша да вирус йогарга мөмкин дип әйтеп булмый. Кул кысып исәнләшү, авыру белән рәттән тору да зарарсыз. Авыруларны изоляцияләү кирәкми, алар гаиләдә, коллективта кала алалар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100