news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районында узган ел янгыннар 1 миллион сум зыян китергән

Бәхеткә, аларда һәлак булучылар булмаса да, бер кеше утта тәне пешеп зыян күргән.

Чирмешән районында узган ел янгыннар 1 миллион сум зыян китергән
Андрей Фомин

(Чирмешән, 15 гыйнвар, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Узган елда районда 21 янгын булган. Бәхеткә, аларда һәлак булучылар юк, әмма бер кеше утта тәне пешеп зыян күргән. Янгыннар барлыгы 1 миллион сумлык зыян салган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бу бәла-казаларының күпчелеге электр үткәргечләреннән, электр җиһазларыннан чыккан. Еш кына мичләр дә - янгын чыгуга сәбәп. Мондый казалар ут белән саксыз эш итү, балалар шаяруы аркасында да булган. Шулай ук ут төртү очраклары да мәгълүм.

"Былтыр 11 шәхси торак йортта янгын чыкты, шулай ук 3 абзарга, 9 мунчага, 1 кибеткә төрле дәрәҗәдә зыян килде. Кышкы чорда янгыннарның артуы күзәтелә. Халык җылыту җиһазлары, мичләр кулланганлыктан, бәлалар нигездә шулардан чыга", - диде районның янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторы Андрей Фомин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100