news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районында узган айда унике бала туган

Район ЗАГС бүлеге ел башыннан 28 балага туу турында таныклык тапшырган.

Чирмешән районында узган айда унике бала туган
архив

(Чирмешән, 6 апрель, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районында агымдагы елның мартында 12 сабый туган. Район ЗАГС бүлеге ел башыннан 28 балага туу турында таныклык тапшырган, ягъни үткән елның шул чорындагыдан икегә кимрәк. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Югары Чегодай авылыннан Илдус һәм Гөлнара Мөхәммәтшиннарның март аенда бишенче балалары туган. Алар өч кызларына һәм улларына иптәшкә тагын бер малай алып кайтканнар. Улларына Мөхәммәт дип исем кушканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot