news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районында утыз тоннадан күбрәк гошер сәдакасы җыелган

Әлеге саваплы эштән бергенә татар авылы да читтә калмаган.

Чирмешән районында утыз тоннадан күбрәк гошер сәдакасы җыелган
nashcheremshan.ru/

(Чирмешән, сентябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районында утыз тоннадан артык гошер сәдакасы җыелган. Әлеге саваплы эштән бергенә татар авылы да читтә калмаган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район мөхтәсибәте хәбәр иткәнчә, халыктан җыелган яшелчәләрнең күп өлешен Казан шәһәрендәге мәдрәсәләргә, “Ярдәм” мәчетенә илткәннәр, шулай ук Әлмәт һәм Ульяновск дини уку йортларына да озатканнар.

-Райондашларыбыз арасында да мохтаҗлар бар, - ди Чирмешәннең үзәк мәчете имамы Рамил Ибраһимов. – Аларга да өлеш чыгардык. Бу эштә катнашкан һәр кешегә Аллаһының изге рәхмәте яусын, калган малларыбызга Иншаллаһ бәрәкәт иңсен.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot