news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районында Утыз Имәни исемендәге премия лауреатлары билгеле булды

Лауреатларга таныклыклар, премияләр тантаналы шартларда - Габдулла Тукайның туган көнендә - Шигърият бәйрәмендә тапшырылачак.

(Чирмешән, 6 апрель, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән"). 2016 ел йомгаклары буенча, Чирмешән  районының Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге премия лауреатлары ачыкланды, дип яза район басмасы.

Район башлыгы карары нигезендә, бу дәрәҗәле бүләккә “Техтранссервис“ җәмгыяте генераль директоры, Чирмешәндә яңа мәчет төзетүче игелекле эшкуар Миндар Әгъләмов, район мәдәният йорты аккомпаниаторы Илһам Мортазин, район мәгариф бүлегенең милли мәгариф буенча методисты Җәмилә Мотыйгуллина лаек булды. Лауреатларга таныклыклар, премияләр, тантаналы шартларда - Габдулла Тукайның туган көнендә - Шигърият бәйрәмендә тапшырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot