Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районында ут белән сак булырга өндиләр
Йорт янына мичкәләргә су тутырып куярга, ут сүндергеч (огнетушитель) алып куярга киңәш ителә, соңгысының кибетләрдә бәясе 500 сумнан башлана.
(Чирмешән, 9 апрель, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Чирмешән районында ут белән сак булырга өндиләр. Язгы коры, җилле һава шартларында кипкән чүп-чар, коры үлән дарыга тиң. Сүндерелмичә ташланган тәмәкедән, шырпыдан зур ут казасы чыгуын көт тә тор. Әнә узган елда Ивашкино авылында чүп яндырган учактан ут бер хуҗалыкны абзарларсыз калдырды.
Янгын күзәтчелеге инспекторлары әйтүенчә, янгын куркынычы зур булган язгы-җәйге чорда, ягъни март аеннан августка чаклы, узган ел районда 13 янгын һәм өч тапкыр чүп яну очрагы теркәлгән. Шуның өчен янгын сүндерүчеләр чүп яндыруны тыя һәм ут белән бик сак булырга өнди.
-Бина, корылма тирәләре тиз янып китүчән чүп-чардан, коры яфраклардан, үләннәрдән чистартылырга тиеш. Учак ягарга, чүп яндырырга ярамый. Йорт янына мичкәләргә су тутырып куярга, ут сүндергеч (огнетушитель) алып куярга киңәш ителә, соңгысының кибетләрдә бәясе 500 сумнан башлана. Ут казасы чыкса, янгын хезмәтенә, 01, 101, яки 8(84396) 2-57-01 номеры буенча шалтыратырга кирәк, - ди районның янгын күзәтчелеге инспекторы Андрей Фомин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз