Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районында урлаушу очраклары арткан
Бәркәтә авылы янында бульдозер тракторының аккумуляторларын урлау белән бәйле җинаять эше кузгатылган.
(Чирмешән, 19 сентябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Евгений Ромин). Чирмешән районында урлаушу очраклары арткан, дип яза җирле басма.
“Бистро“ кафесында сатучыга карата көч кулланып, 257 сумлык бер шешә аракы урлап чыккан 1978 елгы Чирмешән кешесенә карата җинаять эше кузгатылган.
Билгесез кешеләр Түбән Чегодай авылындагы бер хуҗалыкның өч айлык казларын урлаганнар.
Үзе белән яшәүче хатын-кызга ике тапкыр пневматик мылтыктан аткан өчен, 1975 елгы әккәрәйле закон каршында җавап бирәчәк.
Район кулланучылар җәмгыяте бинасы яныннан билгесез кешеләр 30 данә, барлыгы 2000 сумлык бордюрларны сүтеп алып киткәннәр.
Бәркәтә авылы янында бульдозер тракторының аккумуляторларын урлау белән бәйле җинаять эше кузгатылган, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз