Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районында уҗым бодаеның гектарыннан уртача 25 центнер уңыш җыялар
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 3600 гектардан, ягъни тиешленең 12 процент өлешеннән бөртек суктырылган.
(Чирмешән, 2 август, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешән районының авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 3600 гектардан, ягъни тиешленең 12 процент өлешеннән бөртек суктырылган, дип яза район газетасы.
Әлегә, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә тупланучы мәгълүматларга караганда, уҗым бодае гектардан уртача – 25, ә арыш 23 центнер уңыш бирә.
Уракта “ЧИРМЕШӘНАГРО“, “БИО-АГРО“, “Серендеев Н.И.“ җәмгыятьләре башкалардан өлгеррәк эшлиләр.
Быел тулаем 29 мең 723 гектардан бөртеклеләр уңышын җыясы була, 10 мең 876 гектары – арпа, 9 мең 382 гектары – уҗым бодае. Моңардан тыш көнбагыш та байтак мәйдан били.
Көзге чәчү өчен 9150 гектар җир әзерләнгән (тиешленең 75 проценты).
Планның 117 проценты кадәр, ягъни 6126 тонна печән запаслары тупланган, 3800 тонна (18 процент) сенаж салынган. Бу өлкәдә “Сөлчә“ җәмгыяте аеруча яхшы эшли, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз