news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районында туйлар кими, балалар азрак туа

Агымдагы елның унбер аенда районда 36 гаилә таркалырга өлгергән.

(Чирмешән, 10 декабрь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән"). Елның соңгы аенда район ЗАГС бүлегендә бары бер пар никахларын теркәячәк. Январь һәм февраль айларына да берәр генә пардан гариза кергән, дип яза җирле басма.

Ноябрь аенда районда дүрт яңа гаилә барлыкка килгән, ә ел башыннан 99 гаилә үзләренең никахларын рәсмиләштергән, ягъни үткән елның шул чоры белән чагыштырганда алтыга кимрәк.

Агымдагы елның унбер аенда районда 36 гаилә таркалырга өлгергән, бу үткән елның шул чорындагыдан да бергә күбрәк. Әлеге гаиләләрнең икесе әле ноябрь аенда гына аерылышкан.

Кызганыч, районда үлүчеләр саны үткән елгыдан да артып киткән. Быел 295 кеше бакыйлыкка күчкән, шуларның 23се ноябрьдә (2016 елда 283 кеше вафат булган).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100