Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районында торак пунктлар чисталыгын комиссия тикшерә
Алар матур, чиста урыннарны күреп тә сокланалар.
(Чирмешән, 15 июнь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешән районында торак пунктлар чисталыгын комиссия тикшерә. Район башкарма комитетының административ комиссиясе әгъзалары рейдлар вакытында авыллардагы тәртипсезлекләргә генә игътибар итми, алар матур, чиста урыннарны күреп тә сокланалар, дип яза җирле басма.
-Иске Кади авыл җирлегенә керүче авылларда гаеп табу мөмкин түгел. Соңгы рейд вакытында Иске Кади, Тукай, Якты Тау авылларындагы матурлыкны күреп сокланып кайттым, - ди административ комиссия секретаре Лилия Лоткова. - Мәчет, кибет тирәләре бик матур, чиста, ял итү өчен махсус урын да ясалган. Лашман һәм Әмир авылларында да – тәртип.
Комиссия әгъзалары төзекләндерү кагыйдәләрен бозган йорт хуҗаларына да тап булалар. Әйтик, Чумачка авылында бер өй тирәсе ташландык гаражны хәтерләтә, биредә иске техникалар тезелеп тора. Бу йорт хуҗасына карата беркетмә төзелгән, ә штраф күләмен комиссия утырышында билгеләячәкләр. Иске Котыш авылындагы бер хуҗалыкта төзелеш эшләре күп еллар элек тәмамланса да, материал калдыклары әле дә капка төбендә ята. Бу, билгеле, авыл урамын бизәми. Әлеге гражданинга да төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен җавап бирергә туры киләчәк.
-Авылларда буш йортлар шактый, хуҗалары кайдадыр читтә гомер итә, биредә үскән чүп үләннәрен күрмиләр дә. Ә бу бер дә матур түгел, - ди Лилия Викторовна. - Йортлар арасындагы бушлыкларны тигәнәк, кычыткан баса, үткән елдан калып корыганнары да байтак. Кайбер урамнарда юллар мактанырлык түгел.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз