news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районында тату гаиләгә медаль тапшырдылар

Уллары әти-әни арасында бер-береңә хөрмәт итү, аңлау хөкем сергән гаиләдә тәрбияләнгәннәр.

(Чирмешән, 30 сентябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешәндә гомер итүче Римма һәм Виталий Токтаровларның тормыш коруларына быел 48 ел булган. Район мәдәният йортында аларның гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык” медален тапшырдылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Гаиләдә алар бер-берсенә терәк, сөекле ир белән хатын, өч балалары һәм аларның гаиләләренә кайгыртучан әти белән әни, оныкларына кадерле дәү әти белән дәү әни, күрше-күлән, туган-тумача, дус-ишкә, чирмешәнлеләргә аларның ышанычын, хөрмәтен казанган киң күңелле чын кешеләр.

Уллары әти-әни арасында бер-береңә хөрмәт итү, аңлау хөкем сергән гаиләдә тәрбияләнгәннәр. Ике улы әтиләренең һөнәрен сайлаганнар, бүген юрист булып эшлиләр. Виталий Иванович 14 ел (1999 нчы елдан 2013 елга кадәр) суд рәисе вазифасын башкарган

Римма Алексеевна комсомолның район комитетында, 20 ел тегү цехында мастер була, Чирмешән авыл җирлеге башлыгы урынбасары вазифаларын башкара һәм шуннан лаеклы ялга чыга.

-Гаиләнең ни дәрәҗәдә тырыш булып, тату яшәвен билгеләү өчен аның йорт-җире, каралты-курасына күз салу да җитә. Аларның бакчасына кышын-җәен килеп керсәң, әкият дөньясына эләккәндәй буласың, - диде котлау сүзендә Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева.

news_right_1
news_right_2
news_bot