Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районында ТАССРның 100 еллыгына багышланган фестиваль узды
Бәйге җиңүчеләре апрель аена узачак гала-концертта бүләкләнер дип көтелә.
(Чирмешән, 27 ноябрь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Кадрия Гамирова). ТАССРның 100 еллыгына багышланган “Горурлыгым минем – Татарстан” исеме астындагы “Туган як җәүһәрләре” - “Жемчужины родного края” халык иҗатының район фестивален Иске Үтәмеш авыл җирлеге үзешчәннәре ачып җибәрде. Бу турыда җирле басма яза.
Район мәдәният йорты сәхнәсенә Иске Үтәмеш, Урманасты Үтәмеш, Югары Чегодай һәм Иске Сережкино авылларының үзешчән сәнгатьтә катнашучы артистлары хуҗа булган көндә тамаша залына байтак кеше җыелды.
Үтәмешлеләр район мәдәният йорты сәхнәсен нык “кыздырдылар”. Тамашачылар хозурына тәкъдим ителгән 23 номердан жюри әгъзалары гала-концертка иң яхшы сигез чыгышны сайлап алды.
Быел барлык авыл җирлекләре дә район мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясаячак. 30 ноябрьдә Югары Кәминкә авыл җирлеге үзешчәннәренең чыгышын күрергә мөмкин. Авыл җирлекләре арасында соңгылардан булып, март ахырында Иске Кади һәм Чирмешән авыл җирлекләре үз осталыкларын күрсәтәчәк.
Ә сайлап алу турын 23 мартта район башкарма комитетының мәдәният бүлеге хезмәткәрләре тәмамларга тиеш. Сайлап алу туры дәвамында район үзәгендәге хезмәт коллективлары да җыр-биюгә сәләтләрен күрсәтәчәк.
Бәйге җиңүчеләре апрель аена узачак гала-концертта бүләкләнер дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз