news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районында ташламага ия 2098 кешенең 1304е акчалата компенсация алуны өстен күргән

1 октябрьгә кадәр калган санаулы көннәрдә ташламага ия инвалидлар 2018 елда соцпакетны яки акчамы алуларын хәл итәргә тиешләр.

(Чирмешән, 13 сентябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Евгений Ромин). Чирмешән районында ташламага ия 2098 кеше исәпләнә, август ае башына, аларның 1304е, бушлай даруларга караганда, акчалата компенсация алуны өстенрәк күргән, дип яза җирле басма.

-Бер айда дарулардан баш тартучылар 12 кешегә кимеде, - ди РФ Пенсия Фондының район идарәсе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Лилия Гатина. - Бу кешеләр акчалата компенсациядән баш тартып, дарулар белән тәэмин итүне кире кайтару хакында гариза яздылар. Шуның өчен, без ташламага ия булучыларга ныклап уйлап карар кабул итәргә киңәш итәбез.

Әлеге уңайдан өстәмә мәгълүматларны Пенсия Фонды идарәсенә 074 телефоны буенча шалтыратып белешергә мөмкин.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100