news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районында сыерчыкларга егерме оя куйганнар

Ояларны Лашман мәктәбе укучылары хезмәт дәресләрендә ясаган.

Чирмешән районында сыерчыкларга егерме оя куйганнар
Марат Гомәров

(Чирмешән, 22 март, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Район үзәгендә Сабантуй уза торган урман массивындагы агачларга тагын егерме берәмлек сыерчык оясы элделәр. Лашман мәктәбе укучылары ясаган “өйчекләрне”, урманчы абыйлары Чирмешән лицее укучылары белән бергә, урнаштырдылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Алар изге гамәлне 21 март – Халыкара урман көнендә башкардылар. Өстәвенә Нәүрүз бәйрәменә дә туры килде.

"Беренче сыерчыклар гадәттә март ахырларында, апрель башларында күренә башлый. Без инде аларның агач өйләрен, кеше исе бетә торсын дип, алдан элеп куябыз", - диде “Чирмешән урман хуҗалагы" җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллин.

Ояларны Лашман мәктәбеннән Камил абый Мәслахов укучылары хезмәт дәресләрендә ясаган.

Урман белгечләре әйтүенчә, сыерчык ояларын буярга ярамый, кош аны өнәми икән. Кереп-чыгып йөри торган тишеге кояшлы якка карарга тиеш. Ояны агачка бәйләп кенә беркетәсе, кадаклау тыела. “Тәрәзә” оя төбеннән югары булсын, югыйсә сыерчык балаларына башка кошлар зыян салырга мөмкин. Өйчекнең кырый-кырыйларыннан тишек-ярыклар калдырырга киңәш ителми, бу эчкә яктылык төшмәсен өчен кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot