Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районында сугыш ветераннарын Сабантуенда бүләкләгәннәр
Ветераннарга “Фидакарь хезмәтләре өчен” истәлек медальләрен тапшырганнар.
(Чирмешән, 20 июнь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Быел Чирмешән районы Сабантуенда хезмәт алдынгыларын гына түгел, Бөек Ватан сугышы ветераннарын да бүләкләделәр, дип яза җирле басма.
Чирмешәндә узган бәйрәмдә район башлыгы Фердинат Дәүләтшин район Бөек Ватан сугышы ветераннары Павел Николаевич Борисовка һәм Александр Васильевич Белоноговка республиканың “Фидакарь хезмәтләре өчен” истәлек медальләрен тапшырды.
Әккәрәйдән Павел Борисов хәрби хезмәткә 1944нче елның декабрендә алына. Яшь солдатларны Балтыйк буе фронтына җибәрәләр. Павел Николаевич Җиңү көнен Кенигсбергта, Көнчыгыш Пруссиядә каршылый. Гомере буе колхозда хезмәт куя. Ленин ордены белән бүләкләнгән.
Чирмешәндә яшәүче Александр Белоногов тумышы белән Акташ районыннан. Аңа дүртенче класстан соң укуын дәвам итәргә мөмкинлек булмый. 17 яше тулу белән, 1944 елда армия сафларына алалар. 1945 елга кадәр Кореяда хезмәт итә. Япония белән сугыш тәмамлангач, Владивостокта, соңрак Сахалинда була, барлыгы алты ел да алты ай солдат формасы кия. Пенсиягә чыкканчы райсоюзда машина йөртүче булып эшли, соңрак нефтьчеләрдә каравылда тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз