news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районында СПИДны кисәтәләр

Туган як тарихы музеенда “СПИДка каршы - бергәләп” темасына сөйләшү өчен “түгәрәк өстәл” артына җыелдылар.

 (Чирмешән, 6 декабрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова).Чирмешән районында Туган як тарихы музеенда “СПИДка каршы - бергәләп” темасына сөйләшү өчен “түгәрәк өстәл” артына җыелдылар, дип яза җирле басма.

 Мәгариф, мәдәният, медицина хезмәткәрләренә, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең “Яшь Гвардия” активистларына иң элек ВИЧ-инфекцияне йоктырмау өчен ничек яшәргә кирәклеге турында видио күрсәттеләр. Район үзәк больницасы врач-эпидемиологы Альмира Гарифуллинаның бу хактагы чыгышы презентация белән үрелеп барды. Аннары СПИД, бу авыруны йөртүчләргә карата мөнәсәбәтләре, яшь буынны тәрбияләү, аларны бу афәттән ничек саклап калу хакында сөйләштеләр, һәркем үзен кызыксындырган сорауларны бирде һәм үз фикерен җиткерде.

Район үзәк больницасында ВИЧ-инфекцияле 24 кеше исәптә тора, араларында балалар да бар. Әлеге инфекцияне йөртүче кешеләрдән куркырга кирәкми, гади аралашу вакытында инфекция башкаларга күчми.

Россиядә 800 мең кеше ВИЧ инфекциясе йөртә, әлеге чир 200 меңнән артык кешенең гомерен алган. Бу куркыныч вирусның таралуын кисәтү өчен һәркем үз төбәгендә бушлай тестлаштыру уза ала, моны аноним рәвештә дә үтәргә мөмкин. Авыру аналардан да сабыйларның 98 проценты сәламәт булып туа.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100