Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районында соңгы дүрт елда 103 кече ферма төзелгән
2018 елда райондагы шәхси хуҗалыклар 3,8 мең тонна сөт сатып, 76,3 миллион сум керем алганнар.
(Чирмешән, 20 июль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Республика программасы гамәлгә кергәч, 2015 елдан башлап, районда сөтчелек юнәләшендәге 103 кече ферма оешкан, бу эшкә 18,7 миллион сум акча алынган. Бу хакта муниципаль район Советының кырык сигезенче утырышында әйтелде. Район басмасы шул хакта яза.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Әһлиуллин утырышның көн тәртибенә куелган мәсьәлә – “Чирмешән муниципаль районы территориясендә авыл халкының эшчәнлек активлыгын күтәрү һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү турында” чыгышында билгеләп үткәнчә, субсидиядән тыш, 2016 елдан соңгы чорда кече фермалар төзелешенә, бушлай керамзит блоклар, агач материалы, цемент алуга, җирле бюджеттан 4,4 миллион сум акча бирелгән.
Товарлы һәм нәселле таналар алучыларга, 77 башка, 2015-2018 елларда республика бюджетыннан 1 миллион 140 мең сум акча бүленгән. Шул чорда район бюджетыннан 53 саву аппараты бәясе субсидияләнгән. Ә бу 954 мең сум акча дигән сүз. Шәхси хуҗалыкларга мал асрау чыгымнарын каплауның, булышуның башка формалары да күп.
2018 елда райондагы шәхси хуҗалыклар 3,8 мең тонна сөт сатып, 76,3 миллион сум керем алганнар.
Утырыш карарында киләчәктә дә эш башлаучы, үсеп килүче крестьян (фермер) һәм шәхси хуҗалыкларга, гаилә фермаларына бөтен яклап булышу, маллар санын күбәйтү, продукция җитештерүне арттыру, пай җирләре өчен вакытында түләүне тәэмин итү бурыч итеп куелды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз