Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районында сигез айда 39 исерек йөртүче ачыкланган
Трактор йөртүчесе хәзер 30 мең сум штраф түләячәк һәм аңа бер елдан ике елга кадәр транспорт белән идарә итү хокукыннан колак кагу яный.
(Чирмешән, 23 сентябрь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән" , Марат Гомәров). Чирмешән районында узган сигез айда 39 исерек йөртүче ачыкланган, дип яза җирле басма.
ЮХИДИ инспекторлары Иске Элмәле урамында транспорт белән көпә-көндез исерек хәлдә идарә иткән ике йөртүчегә бер-бер артлы тап булалар. Икенчесен “понятой”га гына дип туктатканнар да бит югыйсә.
-Әүвәл тикшерелгән “Беларус - 1221” тракторчысының кичен яхшы гына бәйрәм иткәннән соң, махмырдан руль артына утырганлыгы мәгълүм булды. Аны көндезге 11 нче яртыларда туктаткан идек. Трактор – райондагы бер оешманыкы, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүров.
Трактор йөртүчесе хәзер 30 мең сум штраф түләячәк һәм аңа тагын бер җәза - бер елдан ике елга кадәр транспорт белән идарә итү хокукыннан колак кагу яный. Йөртүчене шушы хәлдә юлга чыгарган юридик затны да 100 мең сумга кадәр штрафка тартырга мөмкиннәр.
Кагыйдә бозган тракторчыга карата беркетмә төзегәндә, автоинспекторлар кармагына шунда ук икенче йөртүче килеп “каба”.
-“Понятой”га дип “тугызлы” җиңел машина хуҗасын туктаттык. Ул да исерек, баш төзәткән, сыра эчтем, диде. Инде хәзер аңа да теге тракторчыныкы сыман җәза каралган, - ди Рәмис Рәсыйх улы. – Гаҗәп хәл, нинди зур штрафлар, “лишениелар”, тик барыбер алкоголь эчкән килеш руль артына утыручылар һаман әлләни кимеми. 8 ай эчендә шундый 39 кешене ачыкладык (узган елда – 43 иде).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз