news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районында шахмат буенча чемпионат тәмамланды

Шахмат буенча район чемпионатында Иске Кади һәм Яңа Кади җирлекләренең җыелма командасы беренче урынны, төп бүләкләрне яулады.

(Чирмешән, 3 апрель, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешән районында шахмат буенча чемпионат тәмамланды. Шахмат буенча район чемпионатында Иске Кади һәм Яңа Кади җирлекләренең җыелма командасы беренче урынны, төп бүләкләрне яулады, дип яза җирле басма.

Әле команданың бу уңышы очраклы түгел – аларның Самат Ризванов, Сабирҗан Сөбханкулов, Римма Баянова кебек көчле уенчыларына бик азлар гына көндәш була ала.
Айдар Могыйзов, Булат Әхтәмов, Назгөл Җәлилова ссотавындагы Чирмешән лицее командасы – икенче, Яңа Элмәле җирлеге шахматчылары (Анатолий Иванов, Леонид Микушов, Марина Темникова) – өченче урында.

Шашкачылар арасында да кадилыларга (Марсель Мортазин, Сабирҗан Сөбхәнкулов, Әлфия Хисамова) тиңнәр булмады, алар беренче.

Яңа Элмәле җирлеге һәм Чирмешән лицее командалары (составлары шахматтагы кебех) икенче һәм өченче урында.

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, яшьләр ял итү үзәге оештырган әлеге бәйгедә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар.

-Шахмат һәм шахмат такталары артында байтак өметле, яшь уенчылар уйнады, - ди ярышларның баш хөкемдары Шамил Сөнчәләев.

news_right_1
news_right_2
news_bot