news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районында санитар икеайлык башлана

Өмәләрдә халыкның активлыгын тәэмин итү өчен, хезмәт коллективларында аңлату, оештыру эшләре үткәрергә тәкъдим ителә.

(Чирмешән, 28 март, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“). Районның торак пунктларын һәм район үзәге территорияләрен санитар чистарту буенча икеайлык эшләрен оештыру, координацияләү буенча оператив штаб, рейдлар үткәрү план-графигы төзелгән. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Авыл җирлекләре, предприятиеләр, оешма, учреждениеләр җитәкчеләренә санитар-экологик икеайлыкта һәм өмәләрдә халыкның активлыгын тәэмин итү өчен, хезмәт коллективларында аңлату, оештыру эшләре үткәрергә тәкъдим ителә.

Икеайлык һәм өмәләр чорында “ГРИНТА” ҖЧҖеннән барлык төр техника, автотранспорт, эшче көчләрне туплап чүп-чарны көнкүреш калдыклары полигонына ташу һәм сортларга аеруны тәэмин итү таләп ителә.

Чисталык һәм тәртип булдыруда, агачлар утыртуда мәктәп укучылары актив катнашачак.

Район башкарма комитеты җитәкчесе карары белән “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре“, урман хуҗалыгы, юлчылар оешмалары, полиция һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре, райпо идарәсе һәм башка оешмалар, предприятиеләр алдына да бурычлар куелды.

news_right_1
news_right_2
news_bot