Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чирмешән районында Сабан туйга дип чиккән кулъяулыкларны булачак солдатлар бүлешкән
Кармыш авылының яшь киленнәре бүләккә сөлгеләр дә әзерләгән.
(Чирмешән, 4 май, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районының Кармыш авылында Сабан туйга бүләк җыйганнар, дип яза җирле басма.
Узган елны авылга ике килен төшкән. Мирзанур Габбасов - Яңа Чишмә, Илһам Сәхапов Мамадыш районы кызы белән гаилә корган. Яшьләр читтә яшәсәләр дә, авылның гореф-гадәтләрен онытмаганнар, сөлгеләрне әзерләп куйганнар. Алар һәм әбиләр биргән яулыклар Сабан туе уеннарында җиңүчеләргә тиеш була. Ә менә чиккән куъяулыкларны армиягә китүче егетләр үзара бүлешкән. Авыл халкыннан җыелган биш чиләк йомырканы сатып, яшьләр шул ук көнне бәйрәм дә оештырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз