news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районында сөт сатучыларны һәм сөт җыючыларны бүләкләделәр

Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин районда быел шәхси хуҗалыклардан сөт җыюны 4 мең тоннага җиткерү бурычын куйды.

(Чирмешән, 3 март, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Узган елда Чирмешән районы Түбән Кәминкә авыл җирлеге шәхси хуҗалыклары 435 тонна сөт тапшырганнар, бу - районда иң зур күрсәткеч. Мондагы ике авылда сыерлар санын да, алдагы ел белән чагыштырганда, 25 башка арттыра алганнар. Сөт җыючылар һәм сөт тапшыручыларның район слетында түбәнкәминкәлеләр кат-кат макталды, дип яза районның "Безнең Чирмешән" газетасы.

-Түбән Кәминкә һәм Кара Чишмә авылларында 219 баш сыер асрала. Малларның санын арттырырга теләүчеләр әле тагын бар, сөткә бәя генә яхшы булсын, бездә бүген аның литрын 21 сум 50 тиеннән җыялар, - ди Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков.

Моннан кала, җирлек җитәкчесе фикеренчә, сөтчелектәге уңышларга халыкка пай җирләрендә үзләренә азык үстерүгә мөмкинлек ачылу, бушлай саву аппаратлары бирү, аннан мини-фермалар өчен 200 мең сум күләмендәге дәүләт ярдәме зур этәргеч биргән. Соңгы төр субсидияне бу ике авылда ике елда 14 хуҗалык файдаланган, әле тагын дүрт гаилә моңа документлар әзерли. Кара Чишмәдән Рәсыйх Шәфыйков гаиләсе - 16, Түбән Кәминкәдән Габбас Хөснуллиннар 10 баш сыер асрыйлар. 7, 8 сыер тотучы хуҗалыклар байтак.

Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин җыенда катнашучыларга хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, районда быел шәхси хуҗалыклардан сөт җыюны 4 мең тоннага җиткерү бурычы куйды. Узган елда бу күрсәткеч 3 мең 568 тонна булган. Акча теленә күчерсәк, барлыгы 71 миллион 351 мең сумлык продукция. Түбән Кәминкә авыл җирлегеннән тыш, Чирмешәндә, Туймәттә сөт күп сатылган. Шәхси хуҗалыклар тапшырган сөтнең өчтән бере – шушы өч җирлек өлеше дисәң дә була. Ә менә Шешминка, Күтәмә, Түбән Кармалка авыл җирлекләре бу яктан начарлар рәтендә.

Сөт тапшыручылар слетында Бәркәтәдән Рәис Төхвәтуллинны, Казанка авылыннан Самаддин Бабаевны, Туймәттән Васыйл Мортазинны акчалата бүләкләделәр. Алар 2016 елда һәрберсе 50 шәр мең килограммнан артык сөт тапшырган.

Районның шәхси хуҗалыкларында 1833 баш савым сыеры исәпләнә, аз булса да, былтыргыдан артым бар – 23 баш. Түбән Кәминкә, Лашман, Ульяновка авыл җирлекләрендә сыерлар күбәйсә, Түбән Кармалкада, Күтәмәдә, Яңа Кади авыл җирлекләрендә бу малларның, киресенчә, кимүе күзәтелә, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100