Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районында пошига бәрелгән җиңел машинаның йөртүчесе үлгән
Юл һәлаәктендә поәи да үлгән.
(Чирмешән, 8 октябрь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Гөлсирә Шәрифуллина). 6 октябрь кичендә Чирмешән – Яңа Элмәле арасындагы “иске юлда” “Шкода Октавиа” машинасы, алдан баручы автомобильне узып китмәкче булып, каршы як юлга чыга һәм пошига килеп бәрелә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, чит ил машинасы юл кырыена төшеп китә һәм әйләнеп каплана. Лениногорскида яшәүче 1959 нчы елгы машина йөртүче алган тән җәрәхәтләреннән шунда ук үлгән. Аның пассажир урынында утырган тормыш иптәше җиңелчә генә яраланган.
Юл һәлакәте аркасында поши да үлгән, дип хәбәр иттеләр ЮХИДИ бүлекчәсеннән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз