news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районында мини-футбол мәйданчыгы төзелгән

Спорт мәйданчыгы 4 миллион сумга төшкән.

Чирмешән районында мини-футбол мәйданчыгы төзелгән
Кадыйр Гомәров

(Чирмешән, 18 июль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров).  Чирмешән районының Иске Үтәмеш авылында озакламый спорт мәйданчыгы ачылачак. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Мини-футбол мәйданчыга республика программасы буенча, район ярдәме белән 4 миллион сум чамасы акчага төзелгән. Ул авыл уртасына ясалган, җире тигезләнгән, вак таш җәелгән, тирәсе тотылган, капкалар куелган.

news_right_1
news_right_2
news_bot