news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районында милли өйчекләр бәйгесенә йомгак ясадылар

Утыз Имән авыл җирлеге өйчеге иң яхшысы дип табылды.

 (Чирмешән, 5 сентябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров)Чирмешән районында милли өйчекләр бәйгесенә йомгак ясадылар, дип яза җирле басма.

“Чәчәк ат, минем республикам, Татарстан!“ бәйрәме кысаларындагы милли өйчекләр район бәйгесендә Утыз Имән авыл җирлеге өйчеге иң яхшысы дип табылды. Грамота һәм истәлек бүлеге иясе булды.

Ивашкино җирлеге – икенче, Күтәмәлеләр – өченче.

Әлеге өйчекләрне 30 августта, Республика көнендә өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты каршындагы парк-скверда бизәп куйдылар, кунакларга милли ризыклар, кул эшләнмәләре дә тәкъдим иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot