news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районында меңнән артык кешегә караучы билгеләнгән

Беренче төркем инвалидларга һәм инвалид балаларга да шундый ук түләүле караучы билгеләргә мөмкин.

(Чирмешән, 8 февраль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова).Чирмешән районында 1277 кешегә каручы билгеләнгән. Караучы сыйфатында теркәлгән кеше эшләүче дә, пенсионер да булырга тиеш түгел. 14 яше тулган яшүсмер дә караучы буларак теркәлергә мөмкин. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Өлкәннәрне, инвалидларны караучы кешенең эш стажы бара һәм баллар да өстәлә.

80 яше тулган кешенеләрнең пенсияләре 5334 сумга арта. Үткән ел бу түләү 4985 сум булган. Пенсияләр белән бергә, ул да ел саен индексацияләнә бара.

"Бу түләүләрне алу өчен безгә килеп йөрүнең кирәге юк, - ди РФ Пенсия фондының райондагы клиент хезмәте начальнигы Лилия Гатина. - Безнең хезмәткәрләр өлкән кешегә 80 яшь тулган көннән аны үзләре билгели һәм ул пенсия белән бергә килә".

Моннан тыш, 80 яшьтән олыраклар үзләренә караучы, ягъни өй эшләрендә булышучы да алырга хокуклы. Караучы Пенсия фонды аша теркәлгән очракта айга 1200 сум түләү каралган. Әлеге сумма да пенсиягә өстәлә.

Беренче төркем инвалидларга һәм инвалид балаларга да шундый ук түләүле караучы билгеләргә мөмкин. Безнең районда 1277 кешене (моңа хокуклыларның 90 проценты чамасы) кемдер карап тора һәм моңа акча ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100