Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районында математика укытучыларына кытлык
Яңа уку елы башланыр алдыннан мәгариф бүлегендә кадрларны барлыйлар.
(Чирмешән, 10 август, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Кадрия Гамирова). Бу уку елында Чирмешәннең 26 мәктәбендә 2223 укучы белем алачак, шуларның 160сы 1 класска килүчеләр. Белем учакларының 14се - урта, 11се - төп гомум белем бирү мәктәбе, бер - башлангыч класслар мәктәбе һәм балалар бакчасы. Районда 19 балалар бакчасы һәм 7 мәктәптә мәктәпкәчә төркем эшли, дип яза җирле басма.
Яңа уку елы башланыр алдыннан мәгариф бүлегендә кадрларны барлыйлар. Быел районда 12 мәктәпкә төрле фән укытучылары җитешми, математика укытучыларына аеруча кытлык. Чирмешән лицеена, Бәркәтә, Яңа Элмәле, Кара Чишмә, беренче Чирмешән мәктәпләренә әлеге төгәл фәннәр укытучылары кирәк. Иске Элмәле, Ульяновка, Түбән Кәминкә, Утыз Имән, Шешминка мәктәпләрендә - химия-биология, Бәркәтә һәм Югары Кармалкада физика укытучыларына эш бар. Беренче Чирмешән мәктәбенә – рус теле, Бәркәтәгә - тарих, җәмгыять белеме, информатика, Яңа Элмәлегә - татар теле, Югары Кармалкага - тормыш куркынычсызлыгы нигезләре һәм рәсем, Лагеркага башлангыч класс укытучылары җитми. Чирмешәннең “Чишмәкәй” балалар бакчасында музыка белгеченә эш бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз