news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районында мал алучыларга субсидия бирәләр

Түбән Чегодай авылында Фәнил Нәширванов атлар асрый башлаган.

(Чирмешән, 27 гыйнвар, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Фәнил Нәширванов Түбән Чегодай авылында ферма төзеп, атлар асрый башлаган. Бүген анда 13 баш ат бар, тайлары да үсеп килә. Фәнил Нәширванов «2015-2017 елларда Татарстан Республикасында эш башлаучы фермерларга ярдәм» программасы буенча уздырылган конкурста катнашып, 1 миллион 495 мең сум грант откан.

Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте, гомумән, авыл хуҗалыгын үстерүгә зур игътибар бирә һәм төрле программалар тәкъдим итә.

Мини-ферма төзүче гаиләләргә өлешчә чыгымнары кайтарыла. 2016 елда районда шәхси ярдәмче хуҗалыгын киңәйткән 28 гаиләгә 5 миллион 400 мең сум (2 гаиләгә – 100әр мең, калганнарына – 200әр мең сум) субсидия бирелгән. Бүген районда 68 мини-ферма бар, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе баш хисапчысы Айсылу Гайнуллина. – Быел бу ярдәмнән файдаланырга теләүчеләр тагын бар. 22 гаилә (11се – 100 мең сумга, шул кадәр үк гаилә 200 мең сумга) документлар әзерли.

Үткән елда, район бюджетыннан шәхси ярдәмче хуҗалыгында өч баштан күбрәк савым сыеры асраучыларга барлыгы 380 мең сумлык 20 саву аппараты бирелгән.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе аша районда мал асрау чыгымнарын өлешчә каплау өчен 1886 баш савым сыеры, 912 баш кәҗә һәм 54 баш бия хуҗасына субсидия күчерелгән. Былтыр хәтта каз, күркә, үрдәк бәбкәләре, чебешләр сатып алучыларга да тулаем 80 мең 500 сум субсидия бирелгән. Тана сатып алганда да бер башка республикадан 15 мең сум ярдәм каралган. Үткән ел 4 тана хуҗасына 60 мең сум акча күчерелгән.

Шәхси ярдәмче хуҗалыгында җитештерелгән товарны республика шәһәрләренә ярминкәгә алып барып сатучыларның да ягулыкка тотылган чыгымнары кайтарыла. Былтыр бу максатларга 75 мең 352 сум субсидия бирелгән.

2006 елдан бирле районда 2886 кеше шәхси ярдәмче хуҗалыкка бирелүче ташламалы кредиттан файдаланган. Бу һәр 100 йортның 40ы шундый кредит алган дигән сүз. 2016 елда аларга 1 миллион 900 мең сум субсидия кайткан. Ә үткән ел 27 кеше 7 миллион 600 мең сум кредит алган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100