news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районында мөмкинлеге чикле баланы өенә барып туган көне белән котлаганнар

Иганәчеләр, Римма Әхмәтшина Рахманга махсус торт пешергән, Галина Маркелова шарлардан композиция ясап барган.

(Чирмешән, 5 декабрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешән районында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре Якты Тау авылында яшәүче - мөмкинлеге чикле Рахман Ниятовны өенә барып, туган көне белән тәбрикләгәннәр, дип яза җирле басма.

Иганәчеләр, Римма Әхмәтшина Рахманга махсус торт пешергән, Галина Маркелова шарлардан композиция ясап барган. Көтелмәгән бүләк 8 яшьлек Рахманның да, гаиләсенең дә күңелен күтәргән.

Бүлекчә хезмәткәрләре, “Туган көн белән” акциясе кысаларында, иганәчеләр табылуга карап, ай саен мөмкинлеге чикле бер баланы туган көне белән өенә барып котларга уйлыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot