news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районында мәктәпне тәмамлаучылар балга җыелды

Фән олимпиадалары җиңүчеләрен, спортта, мәдәниятта танылган укучыларны да сәхнәгә чакырып котладылар, бүләкләр тапшырдылар.

Чирмешән районында мәктәпне тәмамлаучылар балга җыелды
Гөлсирә Шәрифуллина

(Чирмешән, 26 июнь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районында 11 сыйныфны тәмамлаучыларны чыгарылыш балына җыйдылар. Районның 13 мәктәбен тәмамлаган 113 егет һәм кызны район мәдәният йортына чакырып котладылар, хөрмәтләделәр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Балның хуҗаларын - чыгарылыш класс укучыларын район башлыгы урынбасары Габдерәшид Җамалтдинов котлады, юлларының сикәлтәсез, озын һәм уңышлы булуын теләде. Ул барлык фәннәрдән дә “5” ле булган һәм бердәм дәүләт имтиханнарын яхшы тапшырган тугыз укучыга “Укуда аерым уңышлары өчен” медальләре тапшырды.

Быел иң зур чыгарылыш Чирмешән лицеенда, биредә 25 укучының өчесе: Айсылу Гафурова, Алия Ганиева, Рәзил Дәүләтшин медаль белән бүләкләнде. Лашман мәктәбен тәмамлаучы Лилия Гатина һәм Елена Ерошкина, Иске Үтәмештән Алия Мингулова, кадетлар мәктәп-интернатыннан Роман Миронов һәм Дмитрий Перцев, Яңа Элмәледән Оксана Темниковалар да медаль ияләре. Сүз уңаеннан, Оксана өч фәннән: рус теленнән, физикадан һәм математикадан 94 әр балл җыйган.

Районда рус теленнән бердәм дәүләт имтиханнарында югары – 90 һәм күбрәк баллар туплаучылар күп. 

Бүген фән олимпиадалары җиңүчеләрен, спортта, мәдәниятта танылган укучыларны да сәхнәгә чакырып котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Кайбер укучылар сәхнә түренә берничә тапкыр күтәрелде, бүләкләргә ия булды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100