news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районында мәчетләрдә укулар башланды

Чирмешән мәчете имамы Рамил хәзрәт Ибраһимов атнага ике тапкыр - сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә дәресләр алып бара.

(Чирмешән, 13 октябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Югары Кәминкә мәчетендә дини укулар башланып киткән. Чирмешән мәчете имамы Рамил хәзрәт Ибраһимов атнага ике тапкыр - сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә дәресләр алып бара, дип яза җирле басма.

Дин дәресләренә олы һәм урта яшьтәге апалар һәм абыйлар, малайлар һәм кызлар - барысы 30-40 кеше җыела. Шәкертләр бер көнне гарәп графикасы өйрәнсә, икенче көндә ислам нигезләре дәресләре, Коръән сүрәләре укыйлар.

Мондый дәресләр Югары Чегодай, Түбән Чегодай һәм Иске Үтәмеш авылларында да оештырылган. Ибраһим хәзрәт Гыйләҗев бу авылларда инде өченче ел дәресләр алып бара.

-Халык дингә тартыла, гарәп графикасы, Коръән сүрәләре өйрәнергә теләүчеләр күп, - ди Рамил хәзрәт. - Туймәт, Утыз Имән, Бәркәтә, Әмир авылларында да дин дәресләре укытуны сорыйлар. Без моны оештыру җаен табарга тырышырбыз.

news_right_1
news_right_2
news_bot