Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районында үлгән кошларны да биотермик чокырларга салырга кушалар
Мал үләксәсен тиешсез урынга ташлап киткән кешеләргә штраф яный: шәхси затларга - 5 мең, җәмгыять җитәкчеләренә 30 мең сумга кадәр.
(Чирмешән, 22 сентябрь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районы территориясендә урнашкан 19 биотермик чокыр да ветеринария таләпләренә җавап бирә, дип яза җирле басма.
-Соңгы елларда районда биотермаль чокырларны тәртипкә китерү буенча күп эшләнде, - ди район ветеринария берләшмәсе начальнигы Виталий Ухливанов. - Быел да Лашманда, Әккәрәйдә, Иске Элмәледә урнашкан үләт базларына ремонт ясалды, башка кайбер авылларда да бу өлкәдә вак-төяк эшләр башкардык.
Биотермик чокырлар янында ветеринария белгече мал түшкәсен яру өчен җиһазлар, эш киемнәре, дезинфекция кирәк-яраклары саклана торган будка булырга тиеш.
Виталий Дмитриевич әйтүенчә, авыллардагы шәхси хуҗалыкларда, җәмгыятьләрдә үлгән малларны биотермик чокырларга китерү мәҗбүри. Биредә ветеринария хезмәткәре малны ярып, диагноз куя, нәтиҗә чыгара. Мал хуҗасына шуның нигезендә генә страховка акчасы түләнә. Терлекләре, хайваннары үлгән очракта, хуҗалары авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать итә ала, чөнки чокырларның ачкычы аларда саклана. Мал үләксәсен тиешсез урынга ташлап киткән кешеләргә штраф яный: шәхси затларга - 5 мең, җәмгыять җитәкчеләренә 30 мең сумга кадәр. Беккер чокырлары маллар өчен генә түгел, аларга эт һәм мәче, хәтта кош-корт үләксәләрен дә ташларга кирәк.
-Бирегә китерелгән һәр терлекне ярып, диагноз куярга тиешләр. Соңгы елларда кош гриппы, нодуляр дерматит, тилчә, африка чумасы кебек авыруларның таралуы күзәтелә, соңгысы узган елда күрше Нурлат районында теркәлгән иде, - ди районның баш ветеринария врачы. - Мондый куркыныч авыруларга юл куймау, терлекләрне саклап калу максатыннан эшләнә әлеге чаралар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз