news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районында әле тагын 26 мең гектар җир сөрелмәгән

Күренеп тора – меңнәрчә гектар җир көздән эшкәртелмичә калачак

 (Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”). Чирмешән муниципаль районының авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 150 гектардан шикәр чөгендерен җир өстенә чыгарасы бар, бу – барлык мәйданның 7 проценты. Чөгендер алу комплекслары бүген Туймәттә эшли.
Җирләрне туңга сөрү темпы бик түбән, бу агротехник чара тиешленең 50 процент өлешендә, 26 мең 200 гектарда гына башкарылган. Күренеп тора – меңнәрчә гектар җир көздән эшкәртелмичә калачак.
“Алга“, “Шушма“, “Югары Кәминкә“ җәмгыятьләрендә, бүлекчәләрендә сабан үткән участоклар барлык мәйданың 4-11 проценты кадәр генә. “Кара Чишмә“дә нибары 160 гектар җир эшкәртелгән (тиешленең 12 проценты), ә Бәркәтәдә быел көз бер генә тракторга да сабан тагылмаган. “Лашман-АГРОфирмасы“ җәмгыятендә дә күпчелек басуларны һаман сөрә алмыйлар. Шул ук вакытта “Чирмешән-АГРО”, “Серендеев Н.И.”, “Үтәмеш”, “Күтәмә” АГРОфирмасы җәмгыятьләре бу эшне яхшы оештырганнар, дип хәбәр итә “Безнең Чирмешән” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot