news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районында кызлар бокста да алдынгы

Бокс ярышын ачу тантанасында Чирмешәндә туып-үскән, хәзер республиканың Бокс федерациясе президенты Сергей Игнатьев та катнашты.

(Чирмешән, 4 апрель, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Ярышка төрле төбәкләрдән килгән 80ләп яшь спортчы арасында ”Чирмешән” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе” шәкертләре - Ивашкино авылы кызлары Инна Андреева, Дарья Дякону үз тиңнәре арасында - беренче, Анастасия Иванова, Валентина Емельянова икенче урынны яуладылар, дип яза җирле басма.

Космонавтика көненә багышлап уздырылган әлеге зур турнирга читтән - Төмәннән, Ульяновскидан, Самарадан, үзебезнең республиканың Казан, Яр Чаллы, Лениногорск, Кама Аланы шәһәрләреннән, Сарманнан, Алексеевскидан, Яңа Чишмәдән боксчылыр килгән. Бәйгене ачу тантанасында якташыбыз, республиканың Бокс федерациясе президенты Сергей Игнатьев та катнашты.

Рингта пыр тузып йодрык уйнатты малайлар. Күзләрдә - бары җиңү теләге. Өстәвенә, тренерлар да, алай ит, болай ит, дигәләп, яшь боксчыларны һөҗүм итәргә “ырылдатап” кына торалар. Ике көн барган ярышларда безнекеләр молодецлар: шактый “трофей” җыйдылар. Кубоклар саннары буенча, чирмешәнлеләр остарак, катырак “сугышкан”. Тренер Николай Емельянов шәкертләре: Александр Кобылин (Чирмешән), Михаил Яманов, Александр Апалаев, Виктор Григорьев (Ивашкино) үз авырлыкларында җиңделәр. Ә Роберт Бадикян, Егор Степанов, Рәзил Вафин (Чирмешән), Антон Макаров, Михаил Калмыков (Әккәрәй), Максим Апалаев, Петр Маркин (Ивашкино) үз тиңнәре арасында – икенчеләр. Александр Кобылин “яхшы техникасы өчен” аерым да бүләкләнде.

“Чирмешән” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә - тренер Николай Емельянов алып бара торган түгәрәкләрдә (Чирмешәндә һәм Ивашкинода) 45 бала шөгыльләнә. Шуларның алтысы – кызлар. Шушы яшь боксчыларыбыз әлеге ярышны оештыруда төрлечә булышкан өчен район башлыгы Фердинат Дәүләтшинга, районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә һәм Чирмешәннән эшмәкәр Сергей Игнатьевка рәхмәтләрен җиткерәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100