news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районында кунак кызы сыра эчкән килеш машина белән идарә иткән

Аларга 10 тәүлектән 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алыну, яисә 30ар мең сум штраф яный.

(Чирмешән, 24 август, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). ЮХИДИ хезмәткәрләре Шешминка авылындагы төнге рейд вакытында бер-бер артлы, сыра эчеп руль артына утырган машина йөртүче ике яшь кешене тоткарлыйлар. Аларның машина йөртү таныклыклары да булмый, дип яза җирле басма.

Инспекторлар сүзләренчә, алар әүвәл төнге 11ләр тирәсендә “ундүртле” җиңел машинасын туктаталар. Рульдә – яшь кыз, “права”сы - юк. Язуларны тикшергән арада “автоледи”дан алкоголь исе килеп китә - кунак кызы сыра да эчкән икән. Шушы хәлдә иптәш егетенең машинасында әйләнеп килергә уйлаган.

Ул да булмый, әлеге уңайдан беркетмә тутырганда, Шешминка урамына икенче “ундүртле” килеп керә. “Понятойга” дип туктатылган яшьләрнең руль артындагысы шулай ук правасыз булып чыга, өстәвенә сыра эчкән.

Хәзер әлеге кагыйдә бозучыларга суд булачак. Аларга 10 тәүлектән 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алыну, яисә 30ар мең сум штраф яный.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100