news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районында кар өстеннән йөри торган машиналарны тикшерәләр

"Кар машинасы" операциясенең төп бурычы - әлеге техниканы файдаланганда хәвефсезлек техникасы таләпләренең төгәл үтәлүен тикшерү.

(Чирмешән, 18 декабрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). 12 декабрьдән 29 декабрьгә кадәр «Кар машинасы - 2018» профилактик операциясе уздырыла. Бу уңайдан оештырылучы бердәм рейдларда дәүләт техник күзәтчелеге, ЮХИДИ, янгын-коткару, аучылык хезмәте хезмәткәрләре катнаша. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Тикшерү барышында машиналарның теркәлү мәгълүматларына туры килү-килмәвенә, кагыйдәләрнең үтәлешенә, техник карау узу-узмауга, мототранспортка кенәгәсе булу-булмауга зур игътибар биреләчәк.

Кар машиналары белән бәйле, кешеләр үлеменә һәм имгәнүенә китергән фаҗигаләр ел саен булып тора. Шуңа күрә "Кар машинасы" операциясенең төп бурычы - әлеге техниканы файдаланганда хәвефсезлек техникасы таләпләренең, юл хәрәкәте кагыйдәләренең төгәл үтәлүе, кар машинасы белән бәйле һәлакәтләрне булдырмау, кешеләрнең имгәнүенә юл куймау.

Инспектор әйтүенчә, бүген районда 35 кар машинасы (снегоход) бар. Теркәлмәгән мототехниканы йөртүчеләр дә булгалый икән. Алай йөрүчеләргә штраф та каралган: гражданнарга – 1500 сумнан 2000 гә кадәр, вазифаи затларга – 2000 сумнан - 3500 гә, юридик затларга - 5000 сумнан 10000 сумга кадәр.

Аек булмаган хәлдә техника белән идарә итүче ачыкланган очракта, аны машина һәм үзйөрешле машиналар йөртү хокукыннан мәхрүм итәчәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100