news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районында Канада күркәләре үрчетәләр

Аларның авырлыгы 20 килограммга кадәр җитә икән.

Чирмешән районында Канада күркәләре үрчетәләр
Фаил Мәссаров

(Чирмешән, 5 июль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Чирмешән районының Югары Кәминкә авылыннан Фаил һәм Тәнзилә Мәссаровлар хуҗалыкларында Канаданың Иза Хаббард бройлерларын һәм Хайбрид Конвертер күркәләрен асрыйлар. Аларны үз инкубаторларында ук йомыркадан чыгаралар икән.
Бу турыда район басмасы хәбәр итә. 

Әлеге бройлерларның авырлыгы, өлгергәч, 2-3 килога җитә икән. Франция цесаркаларының исә 15 йомыркадан 13 се дөньяга килгән. Хайбрид Конвертер токымлы күркәләр дә – Канаданыкы, 30 йомырка кайтарткан булганнар, шуларның 15 е “чебешле” булган. Аларның авырлыгы 20 килограммга кадәр җитә икән.

Мәссаровларның өч инкубаторы бар. Анда алар каз бәбкәләре дә чыгарып, 2-3 ай үстереп, беразын сатканнар, үзләренә дә калдырганнар. Уңган гаилә, кош-корттан кала, мөгезле эре терлек асрарга да вакыт таба. 

news_right_1
news_right_2
news_bot