news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районында кәҗә асраучыларга 400 мең сумнан артык субсидия бирәчәкләр

Озакламый кәҗә хуҗаларына да бу малларны асрауга тотылган чыгымнарны өлешчә каплау өчен субсидия түләнәчәк.

(Чирмешән, 13 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешән районында кәҗә хуҗаларына да бу малларны асрауга тотылган чыгымнарны өлешчә каплау өчен субсидия түләнәчәк. Бу турыда  җирле басма хәбәр итә.

Якын көннәрдә бу акчалар районга кайтачак.

Районда 882 савым кәҗәсе исәпләнә, шуларга 500 әр сум исәбеннән 442 мең сум субсидия каралган. Сыер хуҗалары (1889 баш) сөтлебикәләр өчен субсидияне февраль аенда ук алган иде. Аларга 5 миллион 980 мең сум акча бирелгән.

Ат асраучыларның да исәп-хисап счетларына субсидия күчә. Районда өч яшьтән зуррак 55 бия теркәлгән. Бу малларга барлыгы 165 мең сум субсидия түләнә.

Моннан тыш, сыерларга ветеринар препаратлар сатып алган 1343 сыер хуҗасының исәп-хисап счетына 300 әр сумнан тулаем 402 мең 900 сум субсидия күчергәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot