Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районында Иске Котыш авылында Шохиннар 160 төргәк печән хәстәрләгән
Шохиннар көн саен уртача 50 килограмм сөт саталар, итләренә дә хуҗа табылып тора.
(Чирмешән, 3 август, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров) Чирмешән районында Иске Котыш авылында Шохиннар 160 төргәк печән хәстәрләгән, дип яза җирле басма.
-Барын да үзем чаптым, үзем җыйдым, - ди Вячеслав Леонидович. -Бер тракторыбыз, аңа тагылма техника, әрҗәле УАЗыбыз булгач кемгәдер инәләсе түгел. 33 гектар мәйданда - пай җирендә күпьеллык үләннәр яхшы үсте.
Иске Котышта савым сыерларын чиратлап көтәләр – бер баш малга бер көн чыгасы. Шохиннарда дүрт баш сыер бар, бозаулар, дуңгызлар да асрыйлар.
-Бик иртә торабыз, соң ятабыз, - ди Вячеслав. -Моңа күнелгән инде, мин җиденче класстан бирле колхоз эшендә чыныктым: комбайнчы ярдәмчесе, комбайнчы, тракторчы да булдым. Хәзер дә иренмибез, үзебезгә эшлибез бит. Ике студент укытабыз.
Шохиннар көн саен уртача 50 килограмм сөт саталар, итләренә дә хуҗа табылып тора. Сөт саву аппараты алганнар, районнан да яңа аппарат бирергә исемлеккә кертмәкчеләр. Яңа сарай төзергә 200 мең сум субсидияле булганнар. Савым сыерлары санын 8 башка җиткермәкчеләр. Печәннәре күп, яңа уңыштан фураж да алмакчылар. Нәсел ягын кайгыртып, быел сыерларын ясалма орлыкландырганнар, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз