Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районында исерек балыкчы һәлакәткә юлыккан
Кагыйдә бозучының машинасы нык җимерелгән.
(Чирмешән, 3 июнь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Марат Гомәров). Чирмешән районы Ульяновка авылы буасына балык тотарга килгән Лениногорск районы кешесе, кире кайтканда, “Mitsubishi Lanser” чит ил машинасы белән юл кырыена төшеп әйләнеп капланган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
"Соңыннан шунысы ачыкланды: ике көн балык тотканнан соң, балыкчы бераз үзе дә “чиртеп” юлга чыккан һәм Нурлат- Чирмешән юлында, халык телендәге “туры юл”да, “Болгарнефть” базасы янындарак текә борылышта каршы якка чыгып, юл кырыена төшеп әйләнеп капланган.
Тән җәрәхәтләре алган машина йөртүчегә медицина ярдәме күрсәтелде, ул хастаханәгә ятудан баш тартты. Балыкчы исерек иде", - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе өлкән дәүләт инспекторы Рәмис Шәкүров.
Кагыйдә бозучының машинасы нык җимерелгән. Хәзер ул ел ярымнан ике елга кадәр срокка машина йөртү таныклыгыннан колак кагачак, өстәвенә 30 мең сум штраф түлисе булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз