news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районында ике бертуган мәк сабагы саткан өчен хөкем ителгән

Суд аларны шартлы рәвештә биш һәм дүрт ел да алты айга хөкем иткән.

(Чирмешән, 24 гыйнвар, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Евгений Ромин). Узган елның август аенда Кызыл Чишмә авылында абыйлы-энеле ике бертуган мәк сабагын сатып акча эшләргә уйлаганнар. Алар бу гамәлләре өчен хөкем ителгән. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

"Туганнарның берсе телефон буенча өченче кешегә мәк сабагы сатып алырга тәкъдим итә, ә икенчесе оператив-тикшерү чарасы барышында сатып алучы ролен башкаручыга 500 сумга 50 грамм наркотикны матдәне сата", - ди район прокуроры ярдәмчесе Айназ Газизов.

Хөкем ителүчеләр үзләренең гаепләрен тулысынча таныдылар. Суд аларны шартлы рәвештә биш һәм дүрт ел да алты айга хөкем иткән. Карар әлегә гамәлгә кермәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot